МЦК-КТИТС РФ мәгариф министрлыгы тарафыннан иң яхшы уку йортларының берсе дип танылды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Федераль укыту-методик берләшмәләрнең VI Бөтенроссия форумы урта һөнәри белем бирү системасында 2021 елның 17 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә узды.

Ел саен үткәрелүче Форумда Россия Федерациясе субъектларыннан урта һөнәри белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы фәнни һәм мәгариф оешмаларының 200 дән артык вәкиле катнашты. 

Форумда 2021 елдагы эш нәтиҗәләре буенча урта һөнәри белем бирү системасында федераль укыту-методик берләшмәләрне бүләкләү тантанасы булды. 

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының истәлекле билгесе ФУМО рәисенә Халыкара Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Юрий Багровка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International