Үзбәкстанның Джизак шәһәрендә Казан федераль университеты (КФУ) филиалы ачылачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков кул куйды.
Филиалны булдыру турындагы карар Россия белән Үзбәкстанның мәгариф һәм фән өлкәсендә дәвамлы хезмәттәшлеген ныгыту һәм үстерү кысаларында кабул ителде. Филиал эшчәнлеге машина төзелеше, геология, программа инжинирингы, икътисад, мәгълүмати системалар һәм технологияләр, менеджмент, лингвистика, биомедицина өлкәсендә фармация өлкәсендә кадрлар әзерләүгә, шулай ук фундаменталь, фәнни-гамәли һәм инновацион тикшеренүләр проектларын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.
Джизак өлкәсе - Үзбәкстан Республикасының актив үсә торган төбәкләренең берсе, аның территориясендә яңа сәнәгать җитештерүләре һәм эш урыннары булдырыла. Әйтик, 2021 елда «Джизак» ирекле икътисадый зонасы территориясендә «АвтоВАЗ» АҖ автомобильләре җыела башлады.