Идел буе федераль округында финалистлар саны буенча лидер төбәкләр - Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе.
2021 елның 19 ноябрендә РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Түбән Новгородтагы "Юпитер" концерт залында узган һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы финалын ябу тантанасында катнаштылар.
Чарада шулай ук РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО генераль директоры Алексей Комиссаров катнашты.