Метшин: Президент программалары Казанда мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлау мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итә

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылучы социаль программалар башкаланың мәгариф учреждениеләрен ремонтлау мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Мондый фикерне эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин белдерде.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында хәзер балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне ремонтлауга бердәм системалы якын килү бар. Бу әлеге өлкәдә булганнарның гомуми картинасын күрергә, димәк, нәтиҗәлерәк карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. 

"Ремонтка ихтыяҗ бик зур, мең еллык тарихы булган шәһәрдә башкача булырга мөмкин дә түгел. Ләкин бу капиталь ремонт мәсьәләсе. Һәм монда республика Президентына рәхмәт белдерәсем килә, аның моңарчы күрелмәгән программалары безгә бу планда җитди алга китәргә мөмкинлек бирә. Без 30 яшьтән өлкәнрәк мәктәпләрне ремонтладык, 57 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә бу елларда, яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясалды», - дип санап үтте мэр.

Илсур Метшин шулай ук башкарылган эшнең нәтиҗәләре шәһәр халкының уңай җаваплары буенча да күренә, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International