2021 ел башыннан Казан шәһәренең 37 балалар бакчасында 57 млн сумлык түбә ремонтланган. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласының социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев китерде.
«Быел 37 учреждениедә (ун мәктәп һәм 27 балалар бакчасы) 57 млн сумлык түбә ремонтланды. Учреждениенең индивидуаль ихтыяҗына карап, яңгыр суларын агызу системасын алмаштыру, парапетлар һәм зенит фонарьлары урнаштыру, түбә катламын һәм түбәнең аерым элементларын алыштыру эшләре башкарылды», - дип сөйләде нотыкчы.
Петр Королев сүзләренә караганда, Казанның 81 мәгариф учреждениесендә мондый эшләр башкару өчен якынча 300 млн сум таләп ителә.