Казанда ел башыннан 237 балалар бакчасында һәм мәктәптә ремонт үткәрелде

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

2021 елда Татарстан башкаласының 237 балалар бакчасында 265 млн сумлык агымдагы ремонт үткәрелде. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев хәбәр итте.

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, агымдагы ремонт программасына 642 объект (531 учреждение) керә. Шуларның 43%ы 2005 елдан соң төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, йә капиталь ремонт узган. Биналарның калган 57% ы канәгатьләнерлек булмаган техник хәлдә. 

Департамент җитәкчесе мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында кайвакыт опрессовка вакытында батареялар шартлый, шулай ук электрощитлар очкынлана, дип өстәде. Барлыкка килгән проблемаларны бетерү өчен даими нигездә учреждениеләргә агымдагы ремонт ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International