Якындагы 10 елда "Приоритет 2030" федераль программасында катнашучы Россия университетларында 300дән артык яңа белгечлек булдыру планлаштырыла. Бу хакта хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Чернышенко сүзләренчә, һәр икенче белгечлек цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект үсеше белән бәйле булачак.
"Югары квалификацияле кадрларны әзерләү - Россия президенты Владимир Путин билгеләгән милли максатлар казанышларының мөһим инструменты, - дип билгеләде Чернышенко. - Хөкүмәт өчен "Приоритет 2030" программасы буенча бер миллиард сумлык мегагрантлар алган университетларның трансформация программасын тәкъдим итеп кенә калмавы, яңа факультетлар һәм укыту юнәлешләрен булдыруны күздә тотулары мөһим. Моны базар соравына лаеклы җавап дип саныйм".