Татарстанда «ЖЭКА» компьютер уены буенча региональ кибертурнир тәмамланды. Чара ТКХ ярдәмендә ТР контроле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм дәүләт корпорациясе - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды катнашында үткәрелде.
«ЖЭКА» компьютер уенын оештыручылар яшь гражданнарны экологик тәртип күнекмәләренә өйрәтү, калдыкларны утильләштерүнең алдынгы технологияләре белән таныштыру һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатын куйдылар.
Турнирда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 281 укучы катнашты.