23 ноябрьдә Кукмара районында «Батыр» физкультура-савыктыру комплексын ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, ТР аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова катнашты.
«Батыр» ФОК бинасы 2021 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында «Авыл территорияләренең заманча йөзе» ведомство проекты буенча төзелгән.
Район җитәкчелеге карары белән әлеге бинаны үсеп килүче буынга физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру максатында «ДОО(П)Ц» ХБУ тапшырырга дигән карар кабул ителде.
Әлеге комплекс ачылганчы, алар район мәктәпләре базаларында узды.