«Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең Директорлар советы» коммерцияле булмаган партнерлыкның хисап-сайлау җыелышы узды

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

23 ноябрьдә Казан педагогика көллияте базасында «ТР урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең директорлар советы» коммерцияле булмаган партнерлыкның хисап-сайлау җыелышы узды. Җыелыш ике режимда узды - читтән торып һәм ZOОM онлайн-платформасында.ТР Директорлар советы составына 92 җитәкчесе керә.

Җыелышта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов, ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Мостафина, Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин, Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов катнашты.

Җыелышта 3 ел эчендә башкарылган эш турында хисап белән «ТР СПО директорлар советы» ФҖ рәисе, «Казан педагогика көллияте» ДАҺБУ директоры Анфиса Җәләлова чыгыш ясады. Президиумның яңа составы һәм Директорлар советы рәисе сайланды.  «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының директорлар советы» ФП рәисе итеп яңа срокка Анфиса Җәләлова сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International