Баулыдан 5 нче номерлы балалар бакчасы һәм Казаннан 12 нче гимназия "Сәйяр" балалар яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең абсолют җиңүчеләре булды

2021 елның 26 ноябре, җомга

25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Сәйяр" балалар яшүсмерләр театрларының республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Фестиваль 2016 елдан «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Фестивальнең максаты балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.

Оештыручылар булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары редакцияләре тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International