Кыш Бабайның махсус поезды Бөек Устюгтан 5 декабрьдә китәчәк һәм 36 Россия шәһәрендә, шул исәптән Казанда да, тукталышлар ясаячак.
Кыш бабай 13 мең километрдан артык юл үтәчәк. Поезд 41 көн юлда булачак. Ул Вологда, Ярославль, Түбән Новгород, Пермь, Екатеринбург, Ижау, Казан, Самара, Саратов, Волгоград һәм башка шәһәрләрдә тукталышлар ясаячак. Проектның Бөек Устюгта Иске Яңа ел алдыннан тәмамлануы көтелә", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Кыш Бабайның күчмә резиденциясе - уеннар һәм квестлар, салон-кабул итү, вагон-ресторан вагоннарыннан торган махсус бәйрәмчә бизәлгән поезд.
Поезд тукталыш ясый торган һәр шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре бәйрәм чараларында катнаша, котлау открыткасы җибәрә һәм яңа ел бүләге ала алачак. Вагон-ресторанда Кыш Бабай рецептлары буенча уникаль төньяк ризыкларын әзерли торган кухня эшләячәк.