ТР укучылары һәм студентлары Digital Start бушлай бизнес-курста катнаша ала

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Татарстан мәктәп укучылары һәм студентлар Digital Start түләүсез белем бирү бизнес-курсында катнаша ала, аны ИТ-парк оештыра. Укулар онлайн үткәреләчәк. 

Катнашучылар технологик эшкуарлык нигезләрен өйрәнә, экспертлар белән эшли һәм үз проектын төзи алачак. Аларга сайтта теркәлергә кирәк булачак, шуннан соң шәхси кабинетта видеолекцияләргә керү ачылачак. 

Мәктәп укучылары һәм студентлар түбәндәге темаларны өйрәнәчәк: стартаплар өчен идеяләрне ничек табарга, продуктларның сегментларын һәм базарларның күләмен ничек билгеләргә, Lean Canvas һәм Cust Dev нәрсә ул, бизнес-модельне ничек дөрес сынап карарга һәм MVP ны ничек билгеләргә.

Бу сорауларга лекциядә барышында җаваплар табырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International