Татарстанда математика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

24-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре укучылары өчен “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” математика буенча олимпиадасы булып узды.

Математика буенча олимпиадада Казаннан, Яр Чаллыдан, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән районнарыннан 104 укучы-кадет катнашты.

Яр Чаллыдан, шулай ук Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Саба, Тәтеш районнарыннан 9 укучы “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!" олимпиадасының призерлары дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International