Халыкара Әниләр көне алдыннан Минзәлә интернат-мәктәбендә "Без мәңге Әни булган хатын-кызны данлыйчакбыз!" дигән бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәмне мәктәп-интернат директоры Нурһади Гыйльфанов ачып җибәрде. Үз чыгышында ул һәр кеше өчен буыннан буынга әни - тормышта иң мөһим кеше, дип ассызыклады. Ана булгач, хатын-кыз үзендә яхшылык, мәхәббәт, кайгырту һәм сабырлык кебек яхшы сыйфатларны ача. Әниләргә күпме генә яхшы, игелекле сүзләр әйтелмәсен, алар беркайчан да артык булмаячак.
Балалар һәм педагоглар көче белән концерт оештырылды, анда артистлар рус һәм татар телләрендә җырлар, биюләр, әниләргә багышланган шигырьләр укылды. Концерт барышында әниләр һәм мәктәп хатын-кызлары адресына иң ягымлы сүзләр яңгырады.