"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы тарафыннан оештырылган "Мәгариф флаглары. Мәктәп" яңа бөтенроссия проектында катнашу өчен заявкалар кабул итү 10 декабрьгә кадәр озынайтылды. Проект сайтында инде 30 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 541е Татарстан Республикасыннан. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Проект педагогларда зур кызыксыну уяткан, бүгенге көндә катнашу өчен инде 30 меңнән артык гариза килгән. Соңгы арада гаризалар күп килү сәбәпле, аның срогын тагын 10 көнгә озайтырга дигән карар кабул ителгән.
Конкурска заявка бирү өчен бер гомумбелем бирү оешмасының дүрт хезмәткәре составында команда җыярга кирәк: беренче һәм икенче дәрәҗәдәге җитәкчеләр, сыйныф җитәкчеләре, укытучылар.