Мәктәп театрлары булдыру программасы башлап җибәрелде

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Мәскәүдә Борис Щукин исемендәге Театраль институты мәйданчыгында Россиядә мәктәп театрларын үстерү турында киңәйтелгән киңәшмә узды. Экспертлар шәхес формалашуда театр педагогикасының әһәмияте һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган "Мәктәп классикасы" Бөтенроссия проектын үстерү планнары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.

"Мәктәп театры - шул исәптән профориентация дә. Без "Мәктәп классикасы" проекты кысаларында эшне дәвам итәчәкбез. Тәрбия буенча киңәшче булган һәр мәктәптә инде мәктәп театры һәм спорт секциясе ачылырга тиеш», - дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Мәгариф министры билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә 40 мең мәктәпнең 7 меңендә генә дә мәктәп театрлары төзелгән. Ул искәрткәнчә, мәктәп театрлары һәм балалар театр конкурслары системасы РФ Президенты кушуы буенча үсеш ала һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүнең мөһим коралы һәм төбәкләрдән сәләтле балалар өчен социаль лифт булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International