Балаларны Питрәч районында Куюки авылында төзелеп бетә торган «Әкият» балалар бакчасына кабул итү тәмамланды. Объект «Демография» милли проекты буенча төзелә. Бу хакта Instagram дагы туры эфирда район башлыгы Илһам Кашапов сөйләде.
"Кызганычка каршы, Көектәге чиратлылык проблемасы яңа объект тулысынча хәл итмәячәк. Муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын чыннан да җитми. 220 урынга исәпләнгән яңа "Әкият" балалар бакчасын сафка бастырганнан соң, чиратта тагын 1 307 бала калачак, - дип билгеләде башлык.
Кашапов билгеләп үткәнчә, бу зур сан, әмма район җитәкчелеге районда, аерым алганда, Куюкта урыннар санын арттыру өчен бөтен көчен куя.