Казан сәүдә-икътисадый техникумы базасында 19 ноябрьдә Татарстан һөнәри белем бирү оешмаларының II курс студентлары өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды.
Олимпиадада республиканың 13 урта-махсус уку йорты студентлары катнашты.
Олимпиадада Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан, Арча педагогика көллиятеннән, Казан радиомеханика көллиятеннән, Казан төзелеш көллиятеннән, Казан технология һәм дизайн көллиятеннән, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятеннән, Казан инновацион университеты көллиятенең Чистай филиалыннан, Казан педагогика көллиятеннән, Казан педагогика көллиятеннән, Халыкара сервис көллиятеннән, Яр Чаллы педагогика көллиятеннән, Е.Н.Королёв исемендәге Түбән Кама политехника көллиятеннән, Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумыннан һәм Түбән Кама күппрофильле көллиятеннән балалар катнашты.