Укытучыларга тану, аларның хезмәте турында күңелле сүзләр әйтү, моны матур итеп, төгәл, сәнгатьле итеп эшләргә «ВеликиеСловаУчителям» акциясе ярдәм итәчәк. Анда катнашу өчен, танылган Россия язучысының, укытучы һәм аның миссиясе турындагы галим мәдәният яки сәнгать эшлеклесенең күңеленә хуш килгән фикерен табарга, зур булмаган ролик төшерергә яки фразаның мәгънәсен ача һәм күрсәтә торган рәсем ясарга кирәк.
Үз эшеңне социаль челтәрләрнең берсендә: «ВКонтакте», Instagram яки TikTok-та #ВеликиеСловаУчителям, #Минпросвещениярф хештеглары буенча 14 декабрьгә кадәр куерга кирәк.
Иң креатив һәм кызыклы эшләр Россия Мәгариф министрлыгы сайтында бастырылачак, ә иң яхшы эшләрнең 30 авторы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Мәгариф" дәүләт корпорациясеннән истәлекле бүләкләр алачак.