Бүген, 3 декабрьдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин видеоконференцэлемтә режимында мәгариф системасын үстерүнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча оператив республика киңәшмәсе үткәрде. Анда мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре катнашты.
Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү һәм укучыларның функциональ грамоталыгын формалаштыру буенча мәктәпләрне оештыру һәм методик яктан тәэмин итүнең төп юнәлешләрен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева билгеләде. Ул ВКС катнашучыларын яңартылган ФГОС кертү этаплары белән таныштырды һәм бу мәсьәләдә муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен кирәкле төп бурычларны конкретлаштырды.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов гомуми белем бирү оешмаларында контроль һәм тикшерү эшләре санын киметү буенча нинди эш алып барылуы турында хәбәр итте.
Яңартылган ФГОС кысаларында эш программаларының ничек алып барылуы турында киңәшмәдә катнашучыларга ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова сөйләде.