Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Инстаграмда туры эфир үткәрәчәк

2021 елның 5 декабре, якшәмбе

Очрашу 6 декабрьдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Инстаграм социаль челтәрендәге битендә узачак.

Рәсми булмаган әңгәмәдә Илсур Һадиуллин ата-аналар, педагоглар, мәктәп укучылары һәм студентларның сорауларына җавап бирәчәк.

Эфирда катнашу өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының @mon.rt аккаунтына язылырга кирәк.

Сорауларны хәзер үк пост астында комментарий итеп калдырырга була. Барлык кызыксынган затларны трансляциягә кушылырга һәм үз сорауларыгызны бирергә чакырабыз.

Әгәр эфир вакытында үзегезнең сорауга җавап алмасагыз, сезнең белән һичшиксез элемтәгә керәчәкләр һәм сезгә Директка җавап бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International