1-9 декабрьдә конкурс комиссиясе әгъзалары иң яхшы оешмаларны сайлап алачак. Шулай ук планлаштырылган программа кысаларында мәктәп пешекчеләренең «Кулинар баттл» форматында индивидуаль ярышлары узачак. Алар үз осталыкларын 15 декабрьдә Беренче Мәскәү мәгариф комплексы базасында күрсәтә алачак.
Оештыру комитеты составына Россия Мәгариф министрлыгы, Укучыларның туклануын мониторинглау федераль үзәге, Россия мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте, Иҗтимагый палата, мәгариф, ата-аналар җәмәгатьчелеге, ассоциацияләр, профильле предприятиеләр һәм фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре керде.
Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Ата-аналар җәмәгатьчелегенең Беренче Бөтенроссия форумы кысаларында узачак, ул 16 декабрьдә Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында узачак.