Татарстанда ссузлар студентлары локаль Web-ресурс булдыру буенча фрилансерлар конкурсында ярыштылар

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

30 ноябрь көнне Бөгелмә машина төзелеше техникумы базасында локаль Web-ресурс булдыру буенча фрилансерлар конкурсы узды.

Чарада Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 34 студент катнашты. Конкурс ике этаптан торды:

1 этап (теоретик) - фрилансер квалификациясен раслау. Предмет өлкәсендә тест рәвешендә белемнәрне тикшерү;

2 этап (гамәли) - теләсә кайсы телне кулланып, локаль  Web-ресурс булдыру, техник бирем буенча верстка өчен программалаштыру.

Жюри конкурсның җиңүчеләре һәм номинантлары булган конкурсантларның куелган бурычларын төгәл үтәвен һәм иҗади якын килүен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International