Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атналыгы нәтиҗәләре буенча ата-аналар чара материалларына, шулай ук консультатив ярдәм алырга мөмкин.
Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атналыгы 2021 елның 15-19 ноябрендә узды. Чара Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Атна дәвамында ата-аналар җәмәгатьчелеге өчен кыенлыклар килеп чыгучы балалар һәм яшүсмерләрне үстерү, тәрбияләү, укыту, социальләштерү өлешендә аеруча актуаль темалар буенча ачык лекцияләр, вебинарлар, мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук ата-аналар бушлай Россиянең әйдәп баручы экспертларыннан психологик-педагогик, методик консультацияләр алырга мөмкин булды. Әлеге чара материаллары белән офлайн-форматта танышырга мөмкин.