Россиядә "Уңайлы мохит" тоталь тесты уза

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

3 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Россиядә ел саен үткәрелә торган гомумроссия акциясе уза, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Уңайлы мохит» тоталь тесты. Акциянең төп максаты - ил халкының игътибарын инвалидлыгы булган кешеләр өчен инклюзия һәм уңайлы мохит темасына җәлеп итү. Бу чара 2019 елдан бирле уздырыла һәм елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә.

Тест онлайн үткәреләчәк. Катнашыр өчен www.total-test.ru. сайтында теркәлергә кирәк. Акция 3 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Россия Федерациясенең барлык субъектларында старт алды. Тест барышында киртәләрсез киңлек оештыру һәм инвалидлыгы булган кешеләр белән аралашу өлкәсендә үз белемнәреңне тикшерергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International