Илсур Һадиуллин мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча инстаграм-эфир үткәрде

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бүген, 6 декабрьдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин министрлыкнык Инстаграм социаль челтәрдәге битендә турыдан-туры эфир үткәрде, анда сәгать ярым дәвамында әти-әниләрне, мәктәп, балалар бакчалары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен һәм педагогларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Хәбәрләрнең күпчелек өлеше балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә һәм капиталь ремонтлауга, бишкөнлеккә күчүгә, 2022 елның 1 гыйнварыннан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрүгә, мәгариф оешмаларын матди-техник җиһазлауга, ата-аналарның яңа ел иртәләрен карау мөмкинлекләренә һәм башкаларга кагылган иде.

Туры эфирны сылтама буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International