5 декабрьдә Казанда В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм аның Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай филиаллары базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 нче сыйныф укучылары өчен эшмәкәрлек, финанс һәм куллану белеме буенча V республика олимпиадасы узды.
Олимпиаданы оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге, “В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты” шәхси мәгариф учреждениесе.
Әлеге олимпиадада республиканың 11 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 233 укучы катнашты.
Олимпиада ике турда үткәрелде: теоретик яктан - тест сорауларына җаваплар, гамәли яктан - икътисади бурычларны хәл итү.