3-4 декабрьдә Буа районында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында 2021/2022 еллар сезонының дивизиональ этабы узды.
Уеннар «Юность» спорт мәктәбендә һәм «Импульс» спорт комплексында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары - Валерий Терентьев, 1 категорияле судья.
Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
Егетләр арасында:
1 урын - Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе;
2 урын - Зеленодольск районының 1 нче лицее;
3 урын - Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Кызлар арасында:
1 урын - Буа лицей-интернаты;
2 урын - Зеленодольск районының 1 нче лицее;
3 урын - Кайбыч районының Е.Г.Тутаев исемендәге Федоров урта гомуми белем бирү мәктәбе.