4-5 декабрьдә “Санкт-Петербург” волейбол үзәге базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “ТР мәктәп волейбол лигасы” башкарма дирекциясе белән берлектә укыту-методик семинар уздырды: “Мәктәп волейбол лигасы. Күнегүләр һәм ярышлар барышын оештыруның төп курсы».
Семинарның төп максаты - гомуми белем бирү оешмаларының, тренерлар-укытучыларның, өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү.
Ярышларны оештыру һәм үткәрү өчен муниципаль районнардан җаваплы физик культура укытучылары өчен 1 блок кысаларында оештыру характерындагы мәгълүмат, сайт белән эшләү тәртибе яктыртылды һәм 2021/2022 еллардагы яңа сезонга турнир турындагы нигезләмәнең төп бүлекләре ачылды.
Гомуми белем бирү оешмаларының физик культура укытучылары, тренер-укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары өчен 2 блок кысаларында волейболның база техникасы мәсьәләләре билгеләнгән, прогрессив метод белән танышу узган.