Иҗтимагый совет тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2022 елга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ачык формалашкан максатлары һәм бурычлары исемлеген раслау мәсьәләсе буенча Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы уздырыла.
Үткәрү датасы - 2021 елның 16 декабре.
Үткәрү вакыты - 10:00.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның октябрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыруга 2021 елга старт бирелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 4 ел әлеге проектта актив катнаша.
Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче гражданнар Иҗтимагый совет утырышында катнашучының теркәү формасын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын тутырырга тиеш. Мәгълүматларны 2021 елның 15 декабренә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.