Казан Кремлендә коррупциягә каршы иҗат конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә коррупциягә каршы тематикага багышланган республика иҗади конкурсында катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасы узды. Балалар, коррупция күренешләренә каршы көрәш буенча үзләренең иҗади эшләрен күрсәтеп, министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләреннән истәлекле бүләкләр алды. Әлеге бәйге даими рәвештә Татарстан Президенты ярдәме белән үткәрелә.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев билгеләп үткәнчә, быел коррупциягә каршы конкурста бөтен республикадан 77 егет һәм кыз җиңүче булган. Аларның иҗаты яшь буында аңлы гражданлык позициясен формалаштыруга өлеш кертә.

Шулай ук ул бәйгенең Гран-при ияләре Республика Чыршы бәйрәменә чакырылачагын, ә тәкъдим ителгән эшләрнең кайберләре коррупциягә каршы календарь-2022 дә урын алачагын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International