7 декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә, муниципаль берәмлекләр башлыклары, башлыкларның урынбасарлары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, Татарстанның мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре катнашында гомуми белем өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Мәгариф өлкәсендә муниципаль идарәне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының билгеләнүен килештерү өлешендә федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады.
«Мәгариф өлкәсендә муниципаль идарәне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларын билгеләп куюны килештерү өлешендә мәгариф турында федераль законнарның яңалыклары» доклады белән Россия Мәгариф министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Антонина Терова чыгыш ясады.