Казанда Татарстанның нефть химиясе тармагы өчен кадрлар әзерләү темасы буенча фикер алыштылар

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте базасында «Татарстан Республикасының нефть химиясе тармагы өчен квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләүнең заманча торышы, тенденцияләре һәм проблемалары» IV Республика фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференцияне уздыруның максаты - заманча һөнәри белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмашу һәм Татарстанның квалификацияле эшчеләрен һәм белгечләрен, аерым алганда, нефть химиясе тармагы өчен әзерләү мәсьәләләрендә педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру.

Конференция эшендә түбәндәгеләр катнашты:

- В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятенең Күзәтчелек советы рәисе, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең эшләр идарәчесе Шәйдуллин К.Ш.;

- ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының минераль-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Чинарев А.М.;

- «Казаноргсинтез» ГАҖ кадрларын әзерләү бүлеге башлыгы Имамов А.В.;

- көллият һәм техникум укытучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International