Татарстан студентларын «Милли сәламәтлек: традицияләр һәм заманчалык» конференциясендә катнашырга чакыралар

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Конференция Түбән Кама химия-технология институты (филиалы) һәм «Татарстан Республикасы башкорт тыкрыгы» төбәк милли-мәдәни автономиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Сәламәт ЭтноSTYLE» социаль проекты кысасында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып уздырыла.

Конференция үз мәйданчыгында галимнәрне, аспирантларны, Россия югары уку йортлары студентларын, махсус урта уку йортларын, мәктәп укучыларын һәм предприятиеләр белгечләрен, милли иҗтимагый берләшмәләр вәкилләрен, этномәдәни үсеш мәсьәләләре белән кызыксынучы вәкилләрне берләштерәчәк.

Конференциянең максаты - балаларны фән һәм мәдәният өлкәсендә интеллектуаль, проект эшчәнлегенә җәлеп итү, этномәдәни күптөрлелекне саклап калуга һәм үстерүгә, милләтара мөнәсәбәтләрне һәм Россия милләтенең бердәмлеген ныгытуга, сәламәтлекне саклау культурасына якынайту аша, аларның иҗади, тикшеренү инициативаларын активлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International