Казаннан укытучы «Педагогик дебют» бөтенроссия конкурсы номинациясендә җиңде

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның 102 нче гимназиясенең математика укытучысы Анастасия Сотникова «Педагогик дебют - 2021» Бөтенроссия конкурсы номинациясендә җиңүче булды.

“Яшь укытучылар” номинациясендә Россиянең төрле төбәкләреннән 63 педагог катнашты. Иң яхшы тугыз укытучы җиңүче булды, алар исәбенә Анастасия Сотникова да керде.

Бөтенроссия конкурсының ачык этабы 2-8 декабрьдә Мәскәүдә узды. Анда педагогик стажы биш елдан да артмаган яшь педагоглар катнашты. Быел ярышларда Россиянең 69 төбәгеннән 706 укытучы катнашты. 

«Педагогик дебют» бөтенроссия конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла. Ул яшь педагогик хезмәткәрләрнең иҗади потенциалын үстерү һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Соңгы ун елда төп призны үз төбәкләренә Россиянең 40 субъектыннан 158 педагог алып килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International