7 декабрьдә «Мин - профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының бишенче сезонына теркәлү тәмамланды. 42 көн эчендә студентлар ярышларда катнашуга 620 меңнән артык гариза биргән, шуларның 19 366 теркәлү Татарстан Республикасы югары уку йортлары укучыларыннан кергән. "Мин - профессионал" - президент платформасының "Россия - мөмкинлекләр иле" флагман проектларының берсе. Проект РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.