ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин “Талант һәм уңыш” мәгариф фонды җитәкчесе урынбасары Алексей Горбачев белән очрашты.
Очрашуда "Сириус.Онлайн" платформасында узган 6 фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Илсур Һадиуллин укучыларны олимпиадага беренче этаптан ук җәлеп итү һәм алга таба озату белән кызыксынуын билгеләп үтте. Бу эштә Республика олимпиада үзәге һәм Талантлар университеты аеруча зур роль уйный.
Алексей Горбачев үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстанда төрле фәннәр буенча олимпиадаларга әзерләүче педагогларның киң даирәсе бар.