12-14 декабрь көннәрендә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә 500дән артык эксперт “Яшь профессионаллар” 15 нче халыкара конгрессы кысаларында кадрларны һөнәри әзерләү системасының иң перспектив проектларына йомгак ясаячак. Чараны оештыручылар - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Һөнәри белем бирүне үстерү институты.
2021 елда мәктәп укучылары арасында башлангыч һөнәри юнәлеш буенча иң уңышлы һәм массакүләм проектларның берсе "Киләчәккә билет" булды.
Бу "Мәгариф" илкүләм проектының төп проектларының берсе, һәм агымдагы уку елында ул укучыларга һөнәри юнәлеш бирү системасын камилләштерү белән старт алды. Бүгенге көнгә укучыларга 1 092 812 онлайн-диагностика үткәрелгән һәм платформага турыдан-туры илнең барлык төбәкләреннән 580 меңнән артык бала, шулай ук 6600 педагог-навигатор кушылган.