Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрикләү
2013 елның 1 июне, шимбә
Кадерле яшь дусларыбыз! Хөрмәтле олылар һәм хезмәттәшләр!
Сезне ихлас күңелдән гаҗәеп матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм!
Балаларны яклау, алар турында кайгырту бер бәйрәм көне белән генә чикләнмәвен барыбыз да аңлыйбыз. Балаларны бәхетле итү – гаиләсе һәм Ватанының киләчәген кайгыртучы кешеләрнең көндәлек хезмәт нәтиҗәсе ул.
Бала тәрбияләү – авыр һәм бик җаваплы эш. Иң олы хөрмәтемне бүген тормыш авырлыгын күргән, ата-ана назыннан мәхрүм булган, сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән эшләүчеләргә белдерәсем килә. Бу балалар аерым игътибар таләп итә, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Сез аларга күңел җылысын бирәсез, кайгыртасыз, ярату хисегезне бүләк итәсез – моның өчен зур рәхмәт сезгә!
Бүген Татарстанда сыйфатлы белем алу, рухи һәм физик үсеш алу өчен балаларга барлык шартлар да тудырылган. 2013 нче елда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиада башлануга да санаулы көннәр калды. Казанда үтәчәк бу студент уеннары һәр гаиләдә спорт һәм сәламәт тормыш рәвешен үстерүгә зур этәргеч булыр дип ышанам.
Хөрмәтле олылар! Безнең балаларыбыз сау-сәламәт, тәрбияле, үз туган җирләрен яратучы, әти-әниләрен хөрмәт итүче, ярдәмчел һәм тәртипле булып үссеннәр өчен, әйдәгез, бөтен көчебезне куйыйк. Һәр баланың балачагы бәхетле булырга тиеш, һәм без моның өчен көчебезне кызганмыйк. Гаиләләрегезгә иминлек телим, балаларыгыз үз уңышлары һәм яулаган үрләре белән сезне гел сөендереп торсыннар.
Ә барлык балаларга – җәйге ялны күңелле һәм файдалы итеп үткәрүне, якты һәм көчле тәэсирләр белән баеп, яңа уку елын шатланып каршы алуны телим.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Илсур Һадиуллин «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан делегациясе белән очрашты
14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү 29 майга кадәр озайтылды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
14
май, 2026 ел
Казанда Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды
14 майда Казанның Совет районы 93 нче гимназиясе базасында славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган XXIII Республика Кирилло- Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары узды.
Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» конкурсына нәтиҗә ясалды
Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында Биектау районы Ямаширмә авылының «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче-2026» республика конкурсының йомгаклау чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз