EdCrunch 2021 халыкара конференциясендә мәгарифтә цифрлы инструментларны куллану турында фикер алыштылар

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Мәктәпне цифрлаштыру тирәсендә булган мифлар, шулай ук мәгариф системасын алга таба камилләштерү өчен кирәк булган пандемия дәресләре, "Мәктәп мәгарифе өчен цифрлы пазл: ничек җыярга һәм кулланырга?" темаларына EdCrunch 2021 халыкара конференциясе кысаларында фикер алыштылар.

Россия Мәгариф министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры Сергей Шатунов хәзерге заман технологияләре беркайчан да педагогның укучылар белән тере аралашуын алыштырмаячагына игътибарны юнәлтте, әмма алар традицион дәресләр уздырганда укытучы хезмәтен җиңеләйтә, укучыларны өйрәтүне нәтиҗәле һәм заманча хезмәт базарына яраклаштырылган итәргә мөмкин. Мәгълүмат системасы һәм яңа технологияләр классик белем бирүне тулыландыра гына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International