Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында 70 меңнән артык кеше катнашачак

2021 елның 11 декабре, шимбә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында кимендә 77 мең Татарстан укучысы катнашачак. Бу сан елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2018/2019 уку елы белән чагыштырганда муниципаль этапта катнашучылар саны 10 меңгә диярлек артты.

Этап 10 ноябрьдә башланды һәм 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тиешле санда баллар алучы җиңүчеләр һәм призерлар 10 гыйнвардан алып февраль ахырына кадәр узачак мәктәп укучыларының республика олимпиадаларының Бөтенроссия һәм йомгаклау этабында катнашачаклар.

Педагогик бергәлек вәкилләре фикеренчә, олимпиадаларда катнашу уку процессының аерылгысыз өлеше булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International