2021 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын булдыру буенча тавыш бирү тәмамланды.
ТР дәүләт хезмәтләре порталында халык сораштыруы проектның мөһимлеген һәм проектны тормышка ашыруда халыкның кызыксынуын күрсәтте. Быел сораштыруда катнашучыларның рекордлы саны - 10 меңнән артык граждан катнашты. 900 кеше шәрехләү һәм үз фикерләрен калдыру теләген белдерде. 916 кеше өстенлекле бурычларның үз вариантларын тәкъдим итте, бу сораштырылган халыкның 8,4%ын тәшкил итә.
Гавами максатларны һәм бурычларны раслауга объектив һәм һәрьяклап якын килү максатларында 2022 елга барлык тәкъдим ителгән вариантлар анализланды һәм гомумиләштерелде.
Халык тәкъдим иткән актуаль темалар арасында:
1. Мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру;
2. Белем бирү программаларының сыйфатына һәм белем бирү процессын оештыруга бәйле мәсьәләләр, алар белем бирү методикаларын, программаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәрне үз эченә ала;
3. Педагогик хезмәткәрләрнең йөкләнешен киметү;
4. 5 көнлек уку атнасын кертү;
5. Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) бетерү;
6. Түләүсез түгәрәкләр оештыру;
7. Мәгариф оешмаларын төзү һәм капиталь ремонтлау.