"Транспорт белән эшләү - физик көч кенә түгел, ә баш миенең югары концентрациясе дә" Игорь Лешуков үз һөнәре турында

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Быел Игорь В.Д.Поташов исемендәге Техник көллиятне «Автомобиль транспортын ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү» юнәлешендә тәмамлады.

Игорь Лешуков балачакта автомобильләр белән мавыккан, ә үсмер чагында YouTube һәм CNN дагы төрле шоуларны карый башлаган, аларны ничек ремонтлау турындакызыксына башлый. Бу булачак белгечлекне сайлауга китерә. 

"Минем өчен һөнәрдә иң кызыгы - техника белән аралашу, төгәллек, шулай ук мондый механизмнар белән эшләү вакытында баш мие эшли. Бу югары концентрация таләп итә, син үз эшеңнән тыш, янәшәңдә берни күрергә тиеш түгел".

WorldSkills хәрәкәтенә көллияттә уку вакытында килгән. Укытучы Игорьга ярышларда үз көчләрен сынап карарга тәкъдим итә - ул моментны ычкындырмый һәм зур энтузиазм белән ризалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International