Татарстан «Мәгариф флагманнары. Мәктәп" Бөтенроссия конкурсына теркәлүләр саны буенча төбәкләр егермелегенә кергән. Проект сайтында барлыгы 36 меңнән артык кеше теркәлгән.
«Мәгариф флагманнары. Мәктәп" мәгариф системасының лидерлык сыйфатларына һәм югары һөнәри осталыкка ия талантлы идарәчеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелә. Катнашучылар дистанцион тест (гомуми белем тесты, функциональ грамоталылык һәм идарә осталыгы) узачак. Ярымфиналлар нәтиҗәләре буенча 100 команда финалга чыгачак.