Көекнең яңа мәктәбендә педагоглар инвалидлыгы булган балаларны йөзәргә өйрәтәләр

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Көек авылында «Алгоритм» технологик лицеенда бу мәктәптә белем алучы ДЦП белән балалар өчен йөзү дәресләре оештырылды. Мондый йөкләмәне Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов бирде. 

Бүгенге көндә дәресләргә 2, 5 һәм 6 нчы сыйныф укучыларының өчесе йөри.

«Укучылар белем бирү программасы кысаларында бассейнга баралар. Моның өчен барлык шартлар һәм тиешле җиһазлар бар. Инвалид балалар белән дәресләрне педагог Виталий Иванов алып бара, Алмаз Айзатуллов башка балалар белән шөгыльләнә. Укучылар дәрестән бик канәгать. Ата-аналардан һәм балалардан бары уңай бәяләмәләр генә ишетәбез", - дип ачыклык керттеләр район матбугат хезмәтендә. 

Шулай ук Питрәч районында башкарма комитет карары буенча «Сула» бассейнына бушлай бару оештырылган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук дүрт һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр пәнҗешәмбедән алып 16.00 сәгатькә кадәр бассейнга бушлай килә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International