Казанның «Салават күпере» комплексында «Елмай» балалар бакчасы ачылды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәренең «Салават күпере» микрорайонында 260 урынга исәпләнгән 46нчы номерлы «Елмай» балалар бакчасы ачылды. Бу — быел Татарстан башкаласында төзелә торган 1700 урынга исәпләнгән сигез мәктәпкәчә учреждениенең берсе.

Казан мэры Илсур Метшин балалар бакчасында булды һәм балаларга яңа бинаны котлап чыршы һәм уенчык җыелмалары бүләк итте. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казанда торак микрорайоннар, яңа йортлар үсә, һәм безне иң сөендергәне — яшь гаиләләр, аларда балалар туа. „Салават күпере“ — үсә торган микрорайоннарның берсе. Без биредә кирәкле социаль инфраструктураны, паркларны, скверларны булдырырга тырышабыз. Менә яңа балалар бакчасы да ишекләрен ачты, ул бик матур, уңайлы», — диде Илсур Метшин.

1 декабрьдә ачылган 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы А.Авзалова урамы, 9а адресы буенча ике катлы бинада урнашкан. Гади 12 төркемнән тыш, аларның яртысы ясле төркемнәре, биредә психик үсешендә тоткарлык һәм сөйләмендә тайпылышлар булган балалар өчен 2 коррекция төркеме бар. Барлыгы «Елмай»да 14 төркем, аларның һәркайсы 20 кешегә исәпләнгән.

«Елмай» — билингваль балалар бакчасы, һәм сабыйлар бер үк вакытта рус һәм татар телләрен өйрәнәләр, — дип сөйләде мәктәпкәчә учреждение мөдире Ләйлә Харисова. Биредә баланың танып белү эшчәнлеге, шулай ук балаларның сәнгати-эстетик һәм физик үсеше аша социаль-коммуникатив һәм сөйләм потенциалын үстерүгә игътибар бирелә.

Казан мэры ясле төркемендә булды, шулай ук зурлар төркемен дә карап чыкты, анда балалар тәрбиячеләр белән бергә мәктәпкә әзерләнә. Ләйлә Харисова сүзләренчә, подрядчы аларга уникаль үсеш лабораториясе бүләк иткән. Мәсәлән, бүген балалар махсус датчиклар ярдәмендә лимон һәм әфлисун согының кислоталылыгын белделәр, аларның әһәмиятен һәм күрсәткечләрен өйрәнделәр.

Бинаның гомуми мәйданы 3975 кв.м тәшкил итә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә методика кабинеты, логопед, педагог-психолог кабинеты, татар теле кабинеты, медицина блогы, азык-төлек блогы, музыка һәм физкультура заллары җиһазландырылган.

Соңыннан Казан мэры музыка залына керде, анда нәниләр Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә башлаган. Алар кунакларга өйрәнеп өлгергән биюләрен күрсәттеләр. Шәһәр башлыгы балалар белән бергә чыршы бизәде һәм истәлеккә фотога төште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International