Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «ПРО Образование 2021» белем бирү журналистикасы еллык Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен 15 декабрьдә Мәскәүдә тантаналы чарада игълан итәчәкләр.
Быел конкурста катнашу өчен Россиянең 72 төбәгеннән 827 гариза бирелгән. Китерелгән эшләр саны буенча Свердловск, Белгород, Мәскәү өлкәләре һәм Мәскәү шәһәре булды. Иң популяр булып «Лучший материал ПРО учителей» номинациясе булды. Бу факт безнең илдә укытучылар турында массакүләм мәгълүмат чараларында язсыннар өчен лаеклы педагоглар күп икәнлегенә тагын бер дәлил булып тора. Мондый язмалар укытучының шәхесен ачып кына калмый, ә укытучының уникаль методикаларын, кызыклы тәҗрибәләрен тасвирлый, хезмәттәшләрен уңышлы тәҗрибәне кабатлауга һәм үзенең иҗади эзләнүләренә рухландыра.
Конкурста катнашучыларның эшен эксперт советы бәяләде, аның составына фәнни бергәлек, мәгариф идарәсе органнары, ММЧ вәкилләре керде.