Балалар иҗтимагый оешмалары активистларын "Галстук иле" профиль сменасына чакыралар

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

24-29 декабрь көннәрендә “Костер” республика балалар савыктыру-белем бирү үзәгендә “Татарстан варислары берлеге” республика иҗтимагый оешмасы активының “Галстук иле” традицион профильле сменасы узачак.

Сменаны оештыручылар булып «Татарстан варислары берлеге» ТИО ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тора.

Сменада Татарстанның 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге 45 муниципаль берәмлегеннән 150 бала катнашачак. Болар - республиканың балалар иҗтимагый оешмалары һәм мәктәп үзидарә органнары активистлары.

Сменаның максаты булып үсеп килүче буынның шәхси үсеше, патриотизм тәрбияләү, катнашучыларны төрле эшчәнлек һәм аралашу төрләренә кертү, балаларның һәм яшүсмерләрнең социаль һәм иҗади активлыгын үстерү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International