Казанда «Ел студенты. Архитекторлар» Бөтенроссия конкурсының беренче финалы старт алды. Конкурс «Ел студенты» Россия милли премиясенең махсус ачык трегы - Россия Яшьләр берлеге һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының Фән һәм технологияләр елы кысаларында гамәлгә ашырыла торган уртак проекты. Конкурс Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә уза.
«Ел студенты. Архитекторлар» - ул студентлар өчен махсус ачык трек, ул архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә белем алучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Финалистлар Россия югары уку йортларының архитектур һәм төзелеш юнәлешләре студентлары булды, алар архитектура өлкәсендә күренекле казанышларга ия.
Финалның конкурс биремнәре төрле форматларда катнашучыларның индивидуаль һәм коллектив эшен күз алдында тота: казанышларны тәкъдир итү, проектлар концепциясен эшләү буенча гамәли биремнәр, һөнәри тестлар. Моннан тыш, катнашучыларны профильле дискуссияләр, лекцияләр, экспертлардан мастер-класслар көтә.